Татарстанда коронавирустан 3 хатын-кыз үлгән
Пандемия башланганнан бирле 2 сентябрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 685 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 3 кеше вафат.
1939, 1952 һәм 1953 елгы өч хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 2 сентябрьгә COVID-19дан 685 үлем очрагы
теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев