Татарстанда коронавирустан 5 кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 1 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 343 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат.
1933, 1948, 1952 һәм 1980 елгы дүрт ир-ат, 1951 елгы бер хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 1 мартка COVID-19дан 343 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев