Татарстанда коронавирустан 5 кеше вафат
Пандемия башланганнан бирле 28 июльгә COVID-19дан үлүчеләр саны 607 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат.
1941, 1950, 1955 елгы өч ир-ат һәм 1932 елгы ике хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 28 июльгә COVID-19дан 607 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев