Татарстанда коронавирустан 8 кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 13 октябрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 805 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 8 кеше вафат.
1941 һәм 1959 елгы 2 ир-ат, 1941, 1949, 1950, 1953, 1957 һәм 1959 елгы алты хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 13 октябрьгә COVID-19дан 823 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев