Татарстанда коронавирустан өч кеше вафат
Пандемия башланганнан бирле 11 апрельгә COVID-19дан 438 үлем очрагы теркәлгән.
Татарстанда коронавирустан тагын 3 кеше вафат. 1936 һәм 1940 елгы ике хатын-кыз һәм 1936 елгы бер ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 11 апрельгә COVID-19дан 438 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев