Татарстанда коронавирустан дүрт кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 19 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 396 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.
1935 һәм 1946 елгы ике хатын-кыз, 1948 һәм 1970 елгы ике ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 19 мартка COVID-19дан 396 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев