Татарстанда коронавирустан ике хатын-кыз һәм өч ир-ат үлгән
Пандемия башланганнан бирле 4 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 352 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат.
1934 һәм 1949 елгы ике хатын-кыз, 1948, 1970 һәм 1982 елгы өч ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 4 мартка COVID-19дан 352 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев