Татарстанда коронавирустан кичә 2 кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 22 июньгә COVID-19дан үлүчеләр саны 529 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 2 кеше вафат.
1949 елда туган ир-ат һәм 1939 елгы бер хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 22 июньгә COVID-19дан 529 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев