Татарстанда коронавирустан кичә өч кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 16 июньгә COVID-19дан үлүчеләр саны 521 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 3 кеше вафат.
1948 елгы хатын-кыз, 1937 һәм 1961 елгы 2 ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 16 июньгә COVID-19дан 521 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев