Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 83кә җитте
Аның ике очрагы да Казанда теркәлгән.
1963 елда туган хатын-кыз 7нче санлы Казан шәһәренең клиник хастаханәсенә пневмония белән китерелә. Авыруның хәле хроник авырулар кискенләшүе аркасында начарланган. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә расланган. Вирус идентификацияләнгән.
1966 елны Казан шәһәрендә яшәүче йогышлы авырулар хастаханәсенә ике яклы пневмония белән китерелә. Хроник йөрәк-кан тамыры авырулары да булганы билгеле. Коронавирус инфекциясе лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә расланган.
Туган-тумачаларының, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
8 октябрьгә COVID-19дан 83 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев