Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирустан үлүнең тагын 2 очрагы расланган

Алабуга районында бүгенгә COVID-19 белән зарарлануның яңа очраклары юк.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 24 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
6 кеше хастаханәләргә озатылган, 18 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 8 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 7 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 4 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 2 очрак ачыкланган.
Казанда — 9, Нурлатта — 3, Биектауда — 2, Яр Чаллыда 2 кеше коронавирус йоктырган. Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә районнарында берәр очрак теркәлгән.
8 сентябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6718 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5547 кеше савыккан, узган тәүлектә — 15 кеше.
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең 2 яңа очрагы расланган.
1945 елда туган ир-ат Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә ике яклы үпкә ялкынсынуы белән китерелә. Аның җитди хроник авырулары да булганлыгы билгеле. Коронавирус инфекциясе булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.
1959 елда туган Әлмәт шәһәрендә яшәүче ир-ат яңа коронавирус инфекциясе белән ике яклы пневмония белән РҮХнең йогышлы авырулар бүлегенә җибәрелә. Халәт озакка сузылган йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүе аркасында катлауланган. Вирус идентификацияләнгән. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев