Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирустан үлүнең тагын 2 очрагы теркәлгән

Алабуга районында бүгенгә COVID-19 белән зарарлануның яңа очраклары юк.

Республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 яңа очрагы расланган, шуларның 2се – читтән кертелгән, 26сы – авырулар белән элемтә нәтиҗәсе. 3 кеше хастаханәгә салынган, 25 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 1, 18дән 30га кадәр – 2, 30дан 50гә кадәр – 12, 50дән 60ка кадәр – 3, 60тан 70кә кадәр – 7, 70тән 80гә кадәр – 3,

80нән 90га кадәр – 0, 90 яшьтән өлкәнрәк – 0.

Шәһәр һәм районнар буенча: Казан – 18, Яр Чаллы – 1, Апас – 1, Арча – 2, Бөгелмә – 1, Буа – 1, Югары Ослан – 1, Нурлат – 1, Саба – 1, Спас районы – 1.

31 августка Татарстанда барлыгы 6509 COVID-19 очрагы теркәлгән. Узган вакыт эчендә 5297 кеше савыккан.

Моннан тыш, бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең 2 очрагы расланган.

1929 елда туган хатын-кыз Саба Үзәк район хастаханәсенә ике яклы үпкә ялкынсынуы белән китерелә. Аның җитди хроник авырулары да булганлыгы билгеле. Коронавирус инфекциясе булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.

Казан шәһәрендә яшәүче 1960 елда туган хатын-кыз яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлану нәтиҗәсендә барлыкка килгән пневмония белән 16нчы санлы Шәһәр клиник хастаханәсе базасындагы йогышлы авырулар госпиталенә озатыла. Аның хәле хроник авыруларның кискенләшүе аркасында катлауланган. Вирус идентификацияләнгән. Үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев