Татарстанда коронавирустан тагын 3 ир-ат үлгән
Пандемия башланганнан бирле 16 майга COVID-19дан үлүчеләр саны 483 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 3 кеше вафат.
1947, 1951 һәм 1963 елгы өч ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 16 майга COVID-19дан 483 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев