Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше вафат булган

Бу – Татарстанда COVID-19дан үлүнең 27нче очрагы.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 31 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
6 кеше хастаханәләргә озатылган, 25 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 4 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 12 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 10 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 4 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган. Казанда 12 кеше коронавирус йоктырган. Лениногорск һәм Яр Чаллыда өчәр очрак, Яшел Үзән һәм Балтач районнарында икешәр очрак теркәлгән. Алексеевск, Биектау, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Саба, Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган. 
17 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5157 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 4017 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 38 кеше. 
Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 27 кешегә җиткән. 15 июльдә Казанда 1961 елда туган кеше вафат булган. 
14 июльдә пациентның хәле кискен начарланган, реанимация бүлегенә күчерелгән, ИВЛ аппаратына тоташтырылган. 15 июльдә йөрәк эшчәнлеге туктаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев