Татарстанда коронавирустан 3 кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 29 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 415 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 3 кеше вафат.
1933 һәм 1941 елгы ике хатын-кыз, 1952 елгы бер ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 29 мартка COVID-19дан 415 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев