Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда короновирус белән авыруның 85 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада соңгы тәүлектә Сovid-19 белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган. 

Яңа вирус йоктырган 32 кеше хастаханәгә озатылган, 53 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 3, 18дән 30 яшькә кадәр — 7, 30дан 50 яшькә кадәр — 22, 50дән 60 яшькә кадәр — 16, 60тан 70 яшькә кадәр — 20, 70тән 80 яшькә кадәр — 12, 80нән 90 яшькә кадәр — 5 очрак ачыкланган.

Казанда — 55, Чаллыда — 13, Югары Осланда — 3, Буа, Яшел Үзән, Минзәлә һәм Балык Бистәсе районнарында — 2шәр, Бөгелмә, Чүпрәле, Лаеш, Нурлат, Саба һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.

29 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 15 875 очрагы теркәлгән. 

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 12 331 кеше савыккан, узган тәүлектә — 97 кеше.

Спутник-V вакцинасы 12 777 кешегә ясалган. Шулардан 2 476 кеше икенче дозаны алган. 

Барлыгы вакцинаның 13 442 комплект дозасы кайткан (кулланылган 95,1 %).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев