Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда короновирус буенча кайнар линиягә көненә 1,2 мең шалтырату кабул ителә

Кайнар линия телефон номеры 122.

Covid-19 буенча кайнар линия телефонына шалтыратулар алты тапкыр арткан. Бүгенге көндә линиягә көненә 1,2 мең шалтырту килә. Бу турыда мәгълүмат белән республика Минцифра башлыгы урынбасары Альберт Яковлев уртаклашты.
Яковлев сүзләренчә, моңа кадәр көненә 200гә якын шалтырату кабул ителсә, хәзер бу сан меңнән артып китә. 
Короновирус буенча кайнар линия быелның март аенда эшли башлады. Ноябрьдә ТР Минцифрасы аны модернизацияләде. Хәзер бирегә 122 номеры буенча шалтыратырга була. 
«Алга таба без «03» һәм «122» хезмәтләре белән поликлиника арасында шалтыратуларны оператив кабул итү өчен туры телефон элемтәсе булдырырга ниятлибез», — дип өстәде министр урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев