Татарстанда короновирустан 2 ир-ат һәм 1 хатын-кыз кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 20 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 316 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 3 кеше вафат.
1940 һәм 1960 елгы ике ир-ат һәм 1940 елгы бер хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 20 февральгә COVID-19дан 316 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев