Татарстанда коронавирустан 3 ир-ат һәм 1 хатын-кыз үлгән
Пандемия башланганнан бирле 22 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 320 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.
1939, 1949 һәм 1953 елгы өч ир-ат һәм 1945 елгы бер хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 22 февральгә COVID-19дан 320 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев