Татарстанда короновирустан 3 кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 18 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 310 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 3 кеше вафат.
1939 елгы бер ир-ат һәм 1936 һәм 1958 елгы ике хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 18 февральгә COVID-19дан 310 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев