Татарстанда короновирустан 3 үлем очрагы теркәлгән
Пандемия башланганнан бирле 27 декабрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 185 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 3 кеше вафат.
1941 һәм 1958 елда туган ике хатын-кыз һәм 1935 елгы бер ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 27 декабрьгә COVID-19дан 185 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев