Татарстанда короновирустан 4 үлем очрагы теркәлгән
Пандемия башланганнан бирле 30 декабрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 189 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.
1935, 1957 һәм 1958 елда туган өч хатын-кыз һәм 1953 елгы бер ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 30 декабрьгә COVID-19дан 189 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев