Татарстанда короновирустан ике ир-ат үлгән
Пандемия башланганнан бирле 123 кеше тормыш белән хушлашкан.
1954 елгы ир-ат яңа вирус нәтиҗәсендә барлыкка килгән үпкә ялкынсынуы диагнозы белән хастаханәгә китерелә. Авыруның хәле йөрәк-кан тамырлары авыруы аркасында катлаулана.
1974 елда туган тагын бер ир-ат хастаханәгә пневмония диагнозы белән китерелә. Авыруның хәле шулай ук хроник чирләр сәбәпле катлаулана.
Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 17 ноябрьгә COVID-19дан 123 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев