Татарстанда короновирустан тагын биш кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 30 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 265 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат.
1938, 1944, 1948, 1953 елгы дүрт ир-ат һәм 1958 елгы бер хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 30 гыйнварга COVID-19дан 265 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев