Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше вафат булган
Пандемия башланганнан бирле 1 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 273 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.
1938, 1942 һәм ике 1956 елгы ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 1 февральгә COVID-19дан 273 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев