Татарстанда куяннарны санадылар
Соры куяннар республиканың барлык районнарында яши.
Татарстанда куяннарны санаганнар. Нәтиҗәләр буенча, республика территориясендә 28 мең соры куян исәпләнә. Ак куяннар — өч тапкыр кимрәк. Бу хакта биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» МА хәбәр итә.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, соры куяннарның саны тотрыклы. Сан алу барышында 28105 куян булуы ачыкланган. Ак куяннар азрак — 7,5 мең баш. Исегезгә төшерәбез: ак куяннар ТРның Кызыл китабына кертелгән һәм аларны аулау тыелган.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев