Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кызамык белән авыручы 10 кешене хастаханәгә салганнар

Муниципалитет территориясендә авыруның таралуына юл куймау буенча барлык кирәкле чаралар, шулай ук вакцинация үткәрелә.

Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районында кызамык белән авыручы 10 кешене хастаханәгә салганнар. Бу хакта «Татар-информ»га республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Агентлык мәгълүматлары буенча, авыру чегән диаспорасы вәкилләре арасында таралган, кызганычка, кызамыкка каршы прививкалары булмаган. Авырулар белән аралашучылар ачыкланган. Барлыгы 350 кеше, шул исәптән балалар.

«Яшел Үзән районы җитәкчелеге Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре белән вазгыятьне контрольдә тота», — дип белдерделәр ведомствода.

Муниципалитет территориясендә авыруның таралуына юл куймау буенча барлык кирәкле чаралар, шулай ук вакцинация үткәрелә, дип өстәделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев