Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда һәлакәтләрнең саны арту сәбәпле, ЮХИДИ көчәйтелгән режимда эшләячәк

Сентябрьнең 25 көнендә генә дә республика юлларында юл-транспорт һәлакәтендә 32 кеше үлгән.

Татарстанда һәлакәтләрнең саны арту сәбәпле, ЮХИДИ көчәйтелгән режимда эшләячәк. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Сентябрь башыннан республика юлларында юл-транспорт һәлакәтендә 32 кеше үлгән. Шуңа бәйле рәвештә ЮХИДИ көчәйтелгән режимга күчәчәк. Автомобиль юлларында юл-патруль хезмәте постлары көчәйтеләчәк, ә республика шәһәрләре һәм районнарында хокук бозучыларга өстәмә рейдлар узачак. Шулай ук балаларны машиналарда йөртү кагыйдәләренә һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар йөртүне популярлаштыруга басым ясалачак, чөнки юл-транспорт һәлакәтләренең шактый өлеше тәүлекнең караңгы вакытында була.
«Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев