Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда өлкән яшьтәгеләр өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча кайнар линияләр узачак 

Бушлай консультацияләрне 7 һәм 8 октябрьдә алырга мөмкин булачак.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары ике көн дәвамында, 7 һәм 8 октябрьдә өлкән буын вәкилләре өчен күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү буенча бушлай консультацияләр үткәрәчәк. Гамәлдәге чикләү чаралары белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча консультация чаралары «кайнар линия» форматында узачак. 
«Кайнар линия» гә шалтыратып, гражданнар түбәндәге мәгълүматны белә ала:
— күчемсез милекне ни өчен теркәргә кирәк;
— күчемсез милекне мошенниклардан ничек якларга;
— дача яки гараж амнистиясеннән ничек файдаланырга;
— җир кишәрлегенең чикләре бозылган очракта нишләргә, һ.б.?
«Кайнар линия» телефоннары Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» — «Кайнар линияләр» бүлегендә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев