Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда М12 автотрассасы маршрутын җирле халык теләген исәпкә алып үзгәрттеләр

Казан – Мәскәү автотрассасын төзү буенча эшче төркем утырышында трассаның сигезенче участогының икенче этабы схемасын карадылар.

Татарстанның Лаеш районында М12 Мәскәү Казан тиз йөрешле трассасын үтү маршруты җирле халыкның теләкләрен исәпкә алып үзгәртелде. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов автомобиль юлын төзү буенча эшче төркем утырышында хәбәр итте.
Министр сүзләренә караганда, Орел авылы янында узачак трасса буенча эзләнү алып барыла.
Мәскәү Казан тиз йөрешле автомобиль юлы республиканың биш районы территориясендә узачак. Трассаның гомуми озынлыгы 729 километр тәшкил итәчәк, шул исәптән 142 километр — Татарстанда. Автомагистраль төзелеше сигез этапка бүленәчәк. Җиденче һәм сигезенче этап Татарстанга туры килә.
ТР Транспорт министрлыгында Мәскәү Казан тиз йөрешле автомагистрален төзү буенча эшче төркем утырышы узды. Төркем составына Казанның кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук автомагистраль төзелергә мөмкин булган торак пунктларда яшәүчеләр керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев