Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда мәҗбүри вакцинация кертелде

Ул аерым категория гражданнар өчен гамәлдә булачак.

Бүгеннән Татарстанда гражданнарның аерым категорияләре өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация игълан ителде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә хәбәр итүләренчә, тиешле карарны республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина имзалаган.

Республикада 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләр, медицина, мәгариф һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, транспорт оешмалары һәм энергетика өлкәсе, сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр мәҗбүри вакцинация үтәргә тиеш. Бу шулай ук чәчтарашханә, мунча, спорт учреждениеләре, көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары, сәүдә һәм җәмәгать туклануы, банк, почта, такси, кәрәзле элемтә салоннары, ТКХ өлкәсе оешмалары хезмәткәрләренә дә кагыла.

Моннан тыш, мәҗбүри вакцинация музей, кино, концерт һәм күргәзмә заллары, китапханәләр, ял һәм күңел ачу үзәкләре, балалар лагерьлары, туризм өлкәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары, даруханәләр, ветеринария клиникалары, кунакханәләр, автосервис, илтеп җиткерү хезмәтләре хезмәткәрләренә, вуз һәм вузлардан читтә җитештерү практикасын узучы студентларга кагыла.

6 декабрьгә кадәр оешма җитәкчеләре хезмәткәрләрне икенче компонент белән вакцинацияләүне тәэмин итәргә тиеш.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев