Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда мәктәп ашханәләрен модернизациялиләр

Республиканың ике йөздән артык мәктәп пищеблогы өчен юл картасы булдырылачак. 

Татарстанда мәктәп пищеблокларын модернизацияләү буенча юл картасы эшләнелә. Бу хакта ТР фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта хәбәр итте. 
Картага 217 мәктәп кертелгән. Ашханәләрдә җиһаз яңартыла, ремонт ясала. 
«Реконструкция өчен зур суммалар кирәк, килешү өчен күп вакыт сарыф ителә. Без болар белән юл картасы өлешендә шөгыльләнәбез. Яңа программа булачак», — дип сөйләде министр. 
Һадиулин әйтүенчә, башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар аш белән тәэмин итү өчен инфраструктура булдыру максатыннан мәктәп пищеблокларына инвентаризация ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев