Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда мобилизацияләнүчеләрнең балаларына 20шәр мең сум акча түләнәчәк

Документ төбәкнең хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.

Татарстанда өлешчә мобилизация вакытында хәрби хезмәткә чакырылган кешенең һәр балигъ булмаган баласына бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум күләмендә акча билгеләнгән. Әлеге карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. 

Акчалар Татарстан Хөкүмәтенең резерв фондыннан бүленәчәк. Бу карар «социаль яклау дәрәҗәсен күтәрү максатларында» кабул ителде.

Түләү тәртибе: гариза бирүче (баланың законлы вәкиле) республика матди ярдәм үзәгенә (Алабуга, Спас ур, 3) гариза һәм документлар белән мөрәҗәгать итә, почта аша да ярый. 

Бер тапкыр бирелә торган түләүне билгеләү өчен гаризага кушып бирергә кирәк: 

А) гариза бирүченең кредит оешмасында ачылган шәхси счет реквизитлары булган документның күчермәләре;
б) бала тууны турында таныклык күчермәләре;
в) Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән форма буенча шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә язма ризалык;
г) балага опека билгеләү турындагы документның күчермәләре (опекун билгеләнгән очракта).

Бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткәндә мөрәҗәгать итүчегә шәхесен раслаучы документ күрсәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев