Татарстанда ноябрь нормадан 1 градуска җылырак булачак
Айлык явым-төшем климат нормасы чикләрендә булачак.
Татарстанда ноябрь аенда уртача айлык температура климат нормасыннан 1 градуска югарырак булыр дип көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Синоптиклар искә төшерә: республика буенча климат нормасы −2,7 градус тәшкил итә, Казанда −2,5 градус.
Айлык явым-төшем климат нормасы чикләрендә булачак.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада +13 градуска кадәр җылыну көтелә. Ноябрьнең беренче ункөнлеге нормадан 4 градуска җылырак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев