Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда полиция хезмәткәрләре бер ел эчендә 170 мең литрдан артык ялган хәмерне әйләнештән алган

Белгечләр Яңа ел бәйрәмнәрендә ялган хәмер белән агуланмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләделәр.

Эчке эшләр министрлыгының төп бурычы — спиртлы эчемлек продукциясенең законсыз әйләнешен ачыклау. Быел сәүдә нокталарында 20 меңнән артык тикшерү үткәрелгән, 300 меңгә якын автотранспорт тикшерелгән. Бер ел эчендә 170 мең литрдан артык алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды. Әйләнештән алынган продукция арасында аракы эшләнмәләре, спирт, лосьоннар. Кыйммәтле эчемлекләрдән коньяк яки виски да очрый.

Ялган хәмер белән Татарстанны нигездә Төньяк Кавказ регионнарыннан тәэмин итеп торалар. 
Барлык продукция алына һәм юкка чыгарыла. Моннан тыш чимал да, җиһазлар да юк ителә.

Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Татарстан Эчке эшләр министрлыгы бары тик лицензияле кибетләрдән генә хәмер сатып алырга киңәш итә.

«Уяу булырга һәм барлык реквизитларга һәм документларга игътибар итәргә кирәк. Сатып алучыларның барлык документларны сорап алу хокукы бар. Әгәр берәр мәгълүмат килеп чыкса, башка сәүдә челтәрләрендә фальсификат юкмы, аны вакытында тартып алырга һәм авыр нәтиҗәләрне булдырмый калу өчен, шунда ук тиешле органнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип хәбәр итте ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Дмитрий Козлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев