Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда помидор бәясе артты, ә карабодайныкы очсызланды

Помидор бәясе берьюлы 12,5 процентка арткан.

Узган атнада, 3-10 октябрьдә, Татарстанда берничә азык-төлек товарына бәя арту теркәлгән. Помидор бер атна эчендә аеруча кыйммәтләнде, дип хәбәр итә Татарстанстат.

Помидор бәясе берьюлы 12,5 %ка — килограммы өчен 70 сумнан 78 сумга кадәр артты. Моннан тыш, ун тавык йомыркасы (64 сум) һәм бер килограмм банан бәясе (79 сум) 4 %ка артты.

Шул ук вакытта кайбер продуктларның бәяләр, киресенчә, төшкән. Иң күп очсызланганы — карабодай ярмасы. Ул 4 процентка очсызланган. 1 килограм карабодай бәясе — 89 сумга кадәр. Шулай ук, алма һәм кишер 3 %ка арзанайган. Алма — 86, кишер — 25 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев