Татарстанда Рамазан аена багышланган открыткаларның беренче сериясен чыгардылар
Открыткаларны «Хатлар йорты» берләшмәсе чыгарган.
«Хатлар йорты» берләшмәсе беренче тапкыр мөселман открыткалары сериясен чыгарды. Алар изге Рамазан аена багышланган.
Максаты — татар колоритын булдыру. Рәсемнәрне Сарман районыннан Алия Йосыпова ясаган.
Җыелмада сигез открытка бар. Аларны республиканың мөселман брендлары белән бергәләп ясаганнар. Коллекциянең йөзе - җырчы, яулыклар брендының авторы Гүзәлем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев