Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда республиканың беренче хөкүмәте оешуның 100 еллыгын билгеләп үтәләр

ТатЦИКның беренче пленар утырышында АТССР Халык комиссарлары советы оештырылган һәм аның рәисе сайланган.

Бүген АТССРның Халык Комиссарлары Советы оешуга 100 ел тула. Ул — Совет республиканың беренче хөкүмәте дип санала. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәүләт хакимияте аппараты җирле депутатлар советы, Үзәк башкарма комитеты һәм АТССР Халык комиссарлары советыннан тора.
АТССР советларының беренче корылтае 1920 елның 26-27 сентябрендә була. Анда АТССР Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) сайланган.
ТатЦИКның беренче пленар утырышы 28 сентябрьдә узган. Анда ТатЦИК Президиумын сайлау турындагы мәсьәләләр каралган. Очрашуда шулай ук республиканың беренче хөкүмәте — АТССР Халык комиссарлары советы оештырылган. Беренче рәис вазифасына Сәхипгәрәй Сәетгалиев сайланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев