Татарстанда соңгы тәүлектә 100 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада кичә коронавирус йоктыруның 1 очрагы теркәлгән.
Яңа вирус йоктырган 31 кеше хастаханәгә озатылган, 69 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 68, Чаллыда — 8, Түбән Камада — 6, Яшел Үзән, Чистайда — 3, Биектау һәм Зәйдә — 2, Алексеевск, Әтнә, Алабуга, Лаеш, Менделеевск, Мөслим, Нурлат һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.
22 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 41 864 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 35 130 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 214 кеше.
Барлыгы 2 267 140 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 859 124 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев