Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 107 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 33 кеше хастаханәгә озатылган, 74 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 70, Яшел Үзәндә — 12, Чаллыда — 8, Буада — 4, Мөслим, Нурлат, Питрәч һәм Теләчедә — 2шәр, Биектау, Кама Тамагы, Мамадыш, Түбән Кама һәм Саба районнарында берешәр кеше йоктырган.

13 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 43 958 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 37 355 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 131 кеше.

Барлыгы 2 306 478 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 866 321 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев