Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 108 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 40 кеше хастаханәгә озатылган, 68 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 53, Яшел Үзәндә — 10, Чаллыда — 9, Чистайда — 5, Лаешта — 4, Әлмәт, Чүпрәле, Түбән Камада — 3, Лениногорск, Минзәлә, Питрәч, Балык Бистәсендә — икешәр, Азнакай, Апас, Буа, Биектау, Кама Тамагы, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба һәм Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.

17 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 41 388 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 34 314 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 116 кеше.

Барлыгы 2 251 612 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 857 896 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев