Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 129 кеше COVID-19 йоктырган 

Алабугада кичә яңа коронавирус инфекциясе йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 23 кеше хастаханәгә озатылган, 106 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 62, Чаллыда — 28, Яшел Үзән һәм Түбән Камада — 5, Әлмәттә — 4, Азнакай, Аксубай, Буа, Зәй һәм Тукай районнарында — өчешәр, Бөгелмә, Чүпрәле районнарында икешәр, Апас, Кукмара, Мамадыш, Нурлат, Питрәч һәм Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.

18 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 28 716 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 24 158 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 33 кеше.

Барлыгы 1 258 446 кешегә прививка ясалган. Шулардан 987 370 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев