Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 161 кеше коронавирус йоктырган

Алабугада кичәге көндә 1 кешенең COVID-19 белән авыруы теркәлгән. 

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 161 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Яңа вирус йоктырган 68 кеше хастаханәгә озатылган, 93 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 83, Чаллыда — 25, Яшел Үзәндә — 8, Түбән Камада — 7, Буада — 6, Чүпрәледә — 5, Апаста — 4, Кама Тамагы һәм Теләчедә — 3, Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Саба һәм Тукай районында — 2, Арча, Биектау, Алабуга, Зәй, Балык Бистәсе, Сарман һәм Чистай районнарында берешәр очрак ачыкланган.

15 декабрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 41 134 очрагы расланган.

Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 34 183 кеше савыккан, узган тәүлектә — 66 кеше.

Барлыгы 2 238 566 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 1 857 896 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев