Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 174 кеше коронавирус йоктырган

Алабугада кичәге көндә COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән. 

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 174 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Яңа вирус йоктырган 38 кеше хастаханәгә озатылган, 136 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 69, Чаллыда — 25, Аксубайда — 17, Чистайда — 13, Нурлатта — 12, Алексеевск һәм Нурлат районнарында — алтышар, Яңа Чишмәдә — 4, Яшел Үзән, Лаешта — өчешәр, Актаныш, Тәтеш һәм Тукай районнарында — икешәр, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Чүпрәле, Кукмара, Лениногорск, Минзәлә, Саба һәм Чирмешән районнарында берешәр очрак ачыкланган.

27 октябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 30 057 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 24 878 кеше савыккан, узган тәүлектә — 130 кеше.

Барлыгы 1 468 432 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 1 014 875 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев