Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 176 кеше коронавирус йоктырган

Алабугада кичәге көндә COVID-19 белән авыруның 1 очргаы теркәлгән. 

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 176 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Яңа вирус йоктырган 53 кеше хастаханәгә озатылган, 123 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 100, Чаллыда — 27, Түбән Камада — 9, Чүпрәледә — 6, Биектау, Зәй, Тукай районнарында — 4шәр, Арча һәм Лаеш районнарында — өчешәр, Азнакай, Лениногорск, Минзәлә һәм Питрәчтә — икешәр, Әлмәт, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Чистай районнарында берешәр очрак ачыкланган.

28 октябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 30 233 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 24 985 кеше савыккан, узган тәүлектә — 107 кеше.

Барлыгы 1 497 684 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 1 019 541 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев