Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 182 кеше COVID-19 йоктырган 

Алабугада кичә яңа коронавирус йоктыруның 1 очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 50 кеше хастаханәгә озатылган, 132 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 127, Чаллыда — 27, Лениногорск һәм Питрәчтә — 4шәр, Актаныш, Бөгелмә һәм Спас районнарында — 3шәр, Яшел Үзән, Лаеш һәм Тукай районнарында — икешәр, Арча, Буа, Биектау, Алабуга, Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.

3 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 31 326 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 25 624 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 127 кеше.

Барлыгы 1 629 703 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 043 687 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев