Татарстанда соңгы тәүлектә 22 коронавирус очрагы теркәлгән
Узган тәүлектә Алабугада коронавирус инфекциясе белән авыручылар ачыкланмаган.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 22 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
2 кеше хастаханәләргә озатылган, 20 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 2 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 12 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 4 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 2 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 1 очрак ачыкланган.
Казанда — 12, Яшел Үзәндә — 2, Лаешта 2 кеше коронавирус йоктырган. Бөгелмә, Арча, Буа, Биектау, Лениногорск, Саба районнарында берәр очрак теркәлгән.
29 сентябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7205 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 6065 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 11 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев