Татарстанда соңгы тәүлектә 235 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада кичә 1 кешегә коронавирус диагнозы куелган.
Яңа вирус йоктырган 71 кеше хастаханәгә озатылган, 164 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 107, Яшел Үзәндә — 34, Чаллыда — 25, Чүпрәледә — 12, Биектауда — 9, Зәй һәм Балык Бистәсендә — 6, Сабада — 5, Апас, Арча, Әтнә, Балтач районнарында — 4шәр, Кукмара һәм Тәтештә — 3, Кама Тамагы, Тукай районнарында — икешәр, Алабуга, Лаеш, Минзәлә, Нурлат, Ютазы районнарында берешәр кеше йоктырган.
1 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 38 288 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 31 736 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 282 кеше.
Барлыгы 2 047 692 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 550 698 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев