Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 249 кеше COVID-19 йоктырган 

Алабугада кичә яңа коронавирус йоктыруның 4 очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 72 кеше хастаханәгә озатылган, 177 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 168, Чаллыда — 23, Яшел Үзәндә - 11, Чистайда - 9, Түбән Камада - 5, Алабуга, Лаеш, Нурлат, Питрәч районнарында - 4шәр, Аксубайда -3, Биектау, Кайбыч, Спас һәм Тәтештә - 2шәр, Әгерҗе, Алексеевск, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим районнарында берешәр кеше йоктырган.

11 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 33 147 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 26 429 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 188 кеше.

Барлыгы 1 758 303 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 165 897 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев