Татарстанда соңгы тәүлектә 27 коронавирус очрагы теркәлгән
Узган тәүлектә Алабугада коронавирус инфекциясе белән авыручылар ачыкланмаган.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 27 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
4 кеше хастаханәләргә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 5 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 10 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 7 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 1 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган.
Казанда — 15, Әлмәттә — 2, Буада — 6, Яшел Үзәндә — 2 кеше коронавирус йоктырган. Түбән Кама һәм Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.
3 октябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7311 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 6240 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 118 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев